Сак булыгыз, уалучан! Күргәзмә һәм Медиацияләр сериясе
Февраль-Сентябрь, 2026
«Сак булыгыз, уалучан!» — күчмә күргәзмә һәм гаилә архивын шәхси һәм зәгыйфь хәтер киңлеге буларак танып белүне максат иткән медиацияләр сериясе. Карап торышка гади генә юл чемоданы Лилит Матевосян, Гөлшат Гобәйдуллина, В-Л-В-Ш-М-Д, Владимир Селезнев һәм Катя Селезнева гаилә архивларыннан рухланган алты җисемне күчереп йөртә.
Шәһәрләр һәм илләр буйлап сәяхәт иткәндә чемоданны дуслар, җирле институцияләр һәм комьюнитилар кабул итә. Локаль бергәлекләр белән аралашып, чемодан медиация катнашучыларының шәхси әйберләрен, сәнгать эшләрен, бәяләмәләрне — ягъни яңа тавышларны катнашырга дәшә. Сәяхәт азагында бу материаллар Германиядә, Майндагы Франкфуртта финал күргәзмәсендә күрсәтеләчәк.
Үзләренең күзгә бик ташланмавы һәм рәсми идеологик күрсәтмәләрдән тыш яшәве сәбәпле, архив сурәтләрнең башка фотосурәтләргә караганда шәхсирәк булу мөмкинлеге бар. Алар хәтернең нарратив сценарийларына буйсынмаска, гавам карашыннан яшерелгән тәҗрибәне сакларга ирекле.
Еш кына бу сурәтләрнең кыйммәте гаилә кысалары белән чикләнә, ләкин нәкъ менә аларның «күренмәве» бүген сәнгатькәрләргә интерпретацияләр, тарихи хыяллар һәм югалган, кысрыклап чыгарылган нарративлар белән эшләү кырын ача.
Проект үзара бәйле ике идея тирәсендә төзелә. Бу чемоданда даими тулылана торган архив коллекциясенең сәяхәте һәм күчешләр процессын күзәтү — кеше элемтәләре турында инфраструктур тикшеренү. Кем үзенә архив булдырырга рөхсәт итә ала? Хәтерне саклау һәм тапшыруның кайсы формалары һәркем файдалана алырлык һәм кайсылары башкарып булмаслык? Бу хәтер практикаларында һәм аны яңадан күзаллауда сәнгатьче нинди роль уйный ала?
Проект командасы: Лилит Матевосян, Гөлшат Гобәйдуллина, В-Л-В-Ш-М-Д, Владимир Селезнев һәм Катя Селезнева, Ирина Денкманн
Куратор: Ирина Денкманн
Дизайн: Денис (Гафиятуллин) Волков
Иллюстрацияләр: Гөлшат Гобәйдуллина, Денис (Гафиятуллин) Волков